БҮРЕК и. 1) Җылы баш киеме. Без аны шул рәвешчә карап тикшергән арада, ул да, керүчеләргә юл биреп, бер-ике адым читкәрәк басты да, ике кулы белән дә бүреген тоткан көе, безне күзеннән үткәреп чыкты. Х.Сарьян. Башында – сусар бүрек, өстендә – чәшке тун. А.Гыйләҗев. Ул [Сәлимҗан] аягүрә басты, әһәмиятле эшкә керешкәндәге кебек, бүреген арткарак этәрде. Г.Бәширов. Кырпу бүрек. Камчат бүрек. Камалы бүрек. Мескен бүрек 2) Кайбер кошларның баш түбәләрендә кабарып, тырпаеп торган йон. Күкшә – кызгылт көрән төстәге кошчык. Ак канатларында зәңгәр таплар күренә. Башында бүреге дә бар. Н.Сладков 3) хәтле, тикле, кадәр бәйлекләре белән күләмне чагыштыру өчен кулланыла: зур йомарлам. Бүрек хәтле булып, башкалардан бөтенләй аерым урында, «әйләнчек» атлы үлән урнашкан иде. Г.Галиев ◊ Бүрек белән киңәшү Үзе генә, уйлап, бер фикергә килү. Бу хакта күп уйладым. Бүрегем белән күп киңәш иттем. М.Гафури. Бүрек тотып бару Сорану. Оябыз зур булмаса да, биләгән җирләребез җитәрлек иде, мал-туарга бай идек, бүрек тотып, берәүгә дә бармадык. М.Хәбибуллин. Бүрек чөю Тантана итү. Ләкин соңгы берничә көндә фрицлар кинәт авызларына су каптылар, эфирда бүрек чөю бетте. Ш.Маннур. Бүрексез нәрсә Үз фикере булмаган кеше. Хәзер хатын сүзе белән йөрисең син, бүрексез нәрсә! З.Зәйнуллин |