БҮРЕ’ ҖИЛӘГЕ и. Бүре җиләгечәләр семьялыгыннан, хуш исле чәчәкләре ак, ал, саргылт төсле, формасы белән сирень чәчәкләренә охшаш, биек булмаган куакчыл үсемлек; русчасы: волчьи ягоды. Өйдәгеләрне, урманда, ялгыш, бүре җиләге ашадык, эчебез авырта, дип хәйләләргә туры килде. З.Хөснияр. Берничә бала, бүре җиләге ашап, башлары әйләнеп, коса-коса, күзләре атылып чыга язды. Р.Батулла. Ямь өстенә ямь өстим, дигәндәй, бүре җиләге куаклары чәчәк атты. Г.Хәсәнов. Бүре җиләге куагы үзенең алсу миләүшә төсендәге хуш исле кечкенә кыңгырауларын элеп куйган. Мәдәни җомга |