БҮРЕ и. 1. 1) Этләр семьялыгыннан, гадәттә соры төсле, чабуга җайлашкан озын аяклы имезүче ерткыч хайван. Котырган бүре утка керер. Мәкаль. Диде бүре: «Сарык ашап йөргән кеше – Шушы икән, китерегез бәйләргә җеп!» М.Гафури. Бүреләрнең яңа шартларга яраклаша белүенә исең китәрлек. Кызыклар дөньясында

2) күч. гади с. Усал, явыз кеше. Минем юаш табигатем Сезгә бик ошый кебек… Сез бүреләр арасында Мин – яшим поши кебек. И.Юзеев

2. с. мәгъ. Бүре тиресеннән эшләнгән яки тегелгән. Куян бүрек, төлке бүрек, Кемнәр бүре бүректән. М.Галиев

◊ Бүре булып улау 1) Чарасызлыктан нишләргә белмәү; 2) Ашыйсы килү. Ашказаннары болай да бүре булып уларга гына тора. Ә.Гаффар. Бүресе улау Теләгәненә ирешү; бәхет басу. – Баһауның бүресе улый!.. – диләр иде кешеләр. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә