БҮРӘНКӘЛӘНҮ ф. Бүрәнкә кебек булу, бүрәнкә формасын алу. «Җиде күл»дән әйләнеп килгәнче, Каратаев заводында төгәлләнмичә калган коеның авызы, ишелеп, бүрәнкәләнгән иде ---. К.Кәримов. Булатовның бөрмә иреннәре бер бүрәнкәләнде, бер җәелде. Р.Төхфәтуллин

Бүрәнкәләнә бару Торган саен бүрәнкәгә охшый төшү, бүрәнкәләнүе көчәю

Бүрәнкәләнеп калу Бүрәнкә кебек формага килеп, шул форманы саклау. Баш врачның «яңа сотрудник» турындагы сүзләрен ишеткәч, аның авызы, менә-менә сызгыра башларга җыенган кешенеке сыман, бүрәнкәләнеп калды. М.Хәсәнов

Бүрәнкәләнеп тору Бүрәнкәгә охшаш хәлдә булу. [Мирас малае Мөнәвирнең] Авызы бүрәнкәләнеп торганга, авылда малайлар аны «Бүрәнкә» дип йөртәләр. Т.Мөбарәков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә