БҮРӘНКӘ и. рус 1. 1) Сыеклыкларны тар авызлы савытларга салу, сөзү өчен кулланыла торган, төбендә нечкә көпшәсе булган конуссыман җайланма. --- бүрәнкәгә бульон сала ул [Ася]. Х.Камалов. Бугаз бүрәнкә рәвешендәрәк була, аның стеналарын берничә кимерчәк тәшкил итә. Биология

2) Артиллерия снаряды, бомба, мина шартлаудан, җирдә барлыкка килгән чокыр яки һава дулкыны белән күтәрелгән өермә. --- әшәке үкереп килә торган танклар, болганчык күл, сызгырып, бомба коелу һәм быкырдыктан күтәрелгән кара бүрәнкәләр аны саташтыра башлады. Ш.Маннур

2. с. мәгъ. Кечкенә һәм түгәрәк. Теге бәләкәй генә, бүрәнкә авызлы гына, шадра гына башкорт егете Кылычбайның үз эченә бөтенләй сыймастай калын һәм гайрәтле тавышы белән --- шаңгыратып җибәрүе залдагы бөтен кешене таң калдырды. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә