БҮРӘНӘ и. рус. 1. Ботаклары һәм башы киселгән агач кәүсәсе. Бүрәнәнең юан башы кем җилкәсендә булса, шуңа авыр. Мәкаль. Шулкадәр тын, якын-тирә шулкадәр хәрәкәтсез оеган, тик, суыкка чыдый алмыйча, ара-тирә, капка баганалары, каралты-кура бүрәнәләре генә шартлап ала. Г.Бәширов. Нарат бүрәнәләрнең сыткый сагызларын күз яше кебек итеп тамдырырлык моң тулды әлеге өйгә. Таныш өянкеләр 2. с. мәгъ. 1) Бүрәнәдән эшләнгән. Багана башындагы фонарь каравыл йортының бер як бүрәнә стенасын яктырта. Д.Салихов 2) күч. Таза, нык. Ун ел сабантуйларда батыр калып, аның мондый бүрәнә мускуллы, юан беләкле көрәшче ир затын очратканы юк иде әле. Р.Сибат 3) күч. Каткан, бөкләнмәс хәлгә килгән (буыннар турында). Минзәлә баеның беләгенә бүрәнә бармакларын куеп, тыныч кына сөйләп тә бирде. Ф.Яхин ◊ Бүрәнә аркылы (аша, үтә) бүре куу Булмаган куркынычны бар итеп, шикләнеп, борчылып утыру. Бүрәнә аркылы бүре куарга гадәтләнгән татар зыялыларының әле чыбыркы күргәннәре, камчы татыганнары юк. А.Гыйләҗев. Ауга йөргәнең юк, «куян бетте, төлке уйнамый» дип, бүрәнә аркылы бүре куып утырасың. А.Гыйләҗев. Малайлар шаулаштылар, ләкин барысы да моның болай гына – бүрәнә аша бүре куу гына икәнен беләләр иде. М.Мәһдиев |