БҮЛҮ ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса кисәкләргә, өлешләргә аеру. Бер алманы бишкә бүләек, Беребез өчен беребез үләек. Җыр. Аны линейка белән графаларга бүлде дә иртәгә эшләячәк эшләргә план төзеде. М.Әмир. Алар [робинзоннар] бөтен утрауны биш кисәккә бүләләр. Кызыклар дөньясында 2) Аерым савытка салып бирү . Өйләнешеп яши башлаганда, беркөнне Зәнфирә өстәл әзерләде, аш бүлде. Ф.Садриев. Тизрәк бүлеп бир инде миңа, үлеп ашыйсым килә! 3) Төркемләү; төрләргә аеру. Белинскийның фәлсәфи карашлары формалашуын ике дәвергә бүлеп карыйлар. К.Гыйззәтов. Ислам диненең кануннары хәрамны өч төрлегә бүлә: батыйль, фасид, сахих. Г.Бәширов. Торгынлык елларының гадәте буенча, кешеләрне, дәрәҗәләренә карап, өчкә бүлделәр. Ватаным Татарстан 4) мат. Бер санның икенче санны ничә мәртәбә үз эченә алганын белү; киресе: тапкырлау. Алар чәчү орлыгын исәпкә алалар, шуны чәчү мәйданына бүләләр. Ф.Хөсни 5) Зуррак корылмаларны кечерәкләргә аеру (бүлмә, бүлемтек һ.б.ш. турында). [Председатель] Канцеляриянең сул яклап такта белән бүлгән кечкенә ягына – «үзенең кабинетына» кереп, тунын, бүреген салды. Ә.Еники 6) Вакытлыча туктатып тору; өзү. Аны ярты сүздә бүлделәр ---. Ә.Мушинский. Бу уйлар, бу фикерләрне картның намаз укып бетерүе бүлде. Г.Исхакый 7) Нәрсәнең дә булса хәрәкәтен тоткарлау, юлына киртә булу. Ташу суы минем юлымны бүлә. М.Хуҗин 8) Бирү, сарыф итү. Сиңа эшкә киләбез, сиңа көчне бүләбез ---. Яшәртәбез сине, җир! М.Җәлил 9) сөйл. Уртаклашу. Бу зур шатлыгымны Синең белән килә бүләсем. С.Урайский 10) икът. Җитештерелгән продуктларны, эшләп тапкан байлыкны, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән чыгып, җәмгыять әгъзаларына бирү, өләшү, хезмәткә түләү. Фирманың материаль байлыгын бүлү. Көндәлек керемне бүлү 11) Аеру. Буталыш эчендә Фидан Илһамияне бүлеп алып калды. Х.Сарьян 2. и. мәгъ. мат. Бер санның икенче санны ничә тапкыр үз эченә алганлыгы турындагы гамәлнең атамасы. Бүлү гамәле. Бүлү билгесе Бүлеп алу Бүлеп, аерып кую. --- кайбер урыннарда биләмәләрне тимерчыбык белән бүлеп алганнар. Р.Мирхәйдәров Бүлеп бару Рәттән бүлү, берсе артыннан берсен бүлү Бүлеп кую Алдан бүлү, аерып алу. Бүлеп куйган чәемне эчәргә дә тынычлык юк! Г.Бәширов Бүлеп тору 1) Бер нәрсәне икенчесеннән бүлгән булу яисә бүленгән хәлдә тоту. Хәзер биш почмаклы өйне пыяла ишек бүлеп тора. К.Кәримов. Безнең Васильево янындагы дачалар – бер меридианда, араны ике күл дә чаукалык бүлеп тора. М.Галиев 2) Хәзер, сөйләгән вакытта бүлү Бүлеп утыру Әле, хәзер бүлү белән мәшгуль булу. Шул исемлек буенча, һәркемгә тиешле акчаны бүлеп утырдым. Р.Фәизов Бүлеп чыгару Бүлентек аерылып чыгу. Сезгә кислород каян килә соң, аны бүлеп чыгарырга яшеллек кирәк бит? Р.Сәгъди. Сидекчә бүлеп чыгару – көндез югары. Сәламәт яшәү нигезләре Бүлеп чыгу Бөтенесен бүлү, һәрберсенә дә бүлеп бирү. Әнкәсе --- һәркемнең коштабагына буы чыгып торган кайнар аш бүлеп чыкты. Н.Фəттах Бүлеп яту к. бүлеп утыру. Габдрахманнар Әмрикә күчтәнәче бүлеп яттылар. Р.Сибат |