БҮЛТЕРЕК с. 1. 1) Җәйге, соңга калып туган. Сәдакасына [Иргали] аяклы мал – бүлтерек бәрән бирде. М.Хәсәнов. Юеш, бүлтерек бер ат кисәгенең дөньяга килүе булды, елагандай-көлгәндәй итеп, тавыш биреп тә куйды. М.Хуҗин. Әнә теге бүлтерек бәрән баллы әйбер ярата, теләсә, койманы да сикереп чыга. Ф.Садриев. Бу бүлтерек тәкәләрне тиккә җыйганчы, берәр файдаларын күрергә кирәк. Ф.Яруллин 2) диал. Тәбәнәк буйлы. Ачынуы – бүлтерек Васяга түгел, үз хәлләренә, үз абыйлары Айдаш белән Вәсимгә иде, әлбәттә!.. Э.Касыймов. Әзмәвердәй адәмең мышный-мышный боргаланып кыланган арада, бүлтерек бәндәң, аны-моны уйлап тормастан, нәселен үрчетеп тә өлгерә. Э.Касыймов 2. и. мәгъ. Соңга калып туган бәрән. Бөлгән илдән бүлтерек алма. Мәкаль. Әле Аксыргак авылында өстән генә карап торган зәңгәр тауларда --- симез-симез печкән бүлтерекләр чабып йөри. А.Гыйләҗев |