БҮЛТӘЮ ф. Кабарып чыгу. [Ул] --- трубкасын элде дә күчтәнәч тутырганга бүлтәйгән портфелен кулыннан-кулына алыша-алыша чыгып чапты бугай. Ә.Гаффар. Билен кысып бәйләгән бу бүлтәйгән эчле хатын --- коточкыч булып тоелды. А.Чехов

Бүлтәеп тору 1) Әле, күз алдында бүлтәйгән хәлдә булу. Менә орысы әле дә бүлтәеп тора. М.Кәрим. Айсин аягының баш бармагы янындагы сөяле, хром итеге эченнән, башмак тоягы сыман бүлтәеп тора. А.Хәлим. [Баланың] Тулып, бүлтәеп торган матур бит очлары, шулай ук авыз читләре, бармаклары кебек үк, ниндидер нәрсәгә пычранган иде. Н.Фәттах

2) Артык күзгә ташлану, аерылып тору. Булмый бит: әле берсе, артык кычкырып, бүлтәеп тора, әле икенчесе мәгънәне биреп җиткерми ---. Р.Мирхәйдәров

Бүлтәеп чыгу Бүлтәйгән хәлгә килү. Очлы, кәкре борыннары, алга бүлтәеп чыккан килбәтсез иякләре күзгә чалынып китә. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә