БҮЛМӘ и. 1) Йортта, фатирда: стеналар белән аерып эшләнгән бүлем. Бүлмә якты, чиста һәм җыйнак иде. И.Гази. [Лениза] --- чәчләрен бигуди кәтүкләренә чорный-чорный, йокы бүлмәсенә атлады. Х.Камалов. Бу бүлмәдә түгел, әллә коридорда, әллә күрше бүлмәдә тамаклары карлыгып беткән кешеләр сөйләшәләр. Г.Гобәй

2) Предприятие, учреждение һ.б.ш. урыннарда махсус бүлем. Бәлки, сезне спорт бүлмәбез кызыксындырыр. Ф.Яруллин. Сулда – чишенү бүлмәсе. Д.Аппакова. Канцеляриягә – үз бүлмәсенә алып керде. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә