БҮЛЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. бүлү (1 2, 4 мәгъ.). Эш бүлешү мәсьәләләрен артык кичектерергә ярамый. Ш.Камал

2) Уртаклашу. Үзенең «Юл картиналары»нда Гейне авылларны һәм крестьяннар тормышын күзәтүдән алган тәэсирләрен бүлешә. Г.Нигъмәти. Хәсрәтен бүлешергә иренең өйдә булмавы Нәсимә абыстайга бигрәк тә авыр тоелды. С.Җәләл. Ә монда Галимә ханымга тапкан кызыкны да бүлешергә кеше юк. Г.Толымбай

3) күч. Үзара дәгъвалашу, талашу. Нәрсә бүлешкәннәрдер, коточкыч рәхимсезлек белән, бер-берсенә тондырышалар. М.Әмир

Бүлешеп алу Өлеш алып бүлешү, өлешләргә аерып бүлешү. Ә байлыкка хуҗа булуның ике юлы бар: искечә – дәүләт кулында саклау; яңача – үзара бүлешеп алу... Ә.Еники. --- аларның яраннары әйбәт җирләрне үзара бүлешеп алдылар. М.Сәлим. Аксыл чырайлыларның уе – бөтен Америка җирләрен бүлешеп алып, җирле халыкларны кол итү. И.Хуҗин

Бүлешеп бетерү Тулысынча, беткәнче бүлешү. Председательләр алышынган арада, гасырлар буе сабантуйлары гөрләгән Мәдрәсә бакчасын бүлешеп бетергәннәр. К.Кәрим. --- ә сине, чакырып, кунак итәргә минем өем юк, хатын, бала-чагам кеше мунчасында тора, терлек-туарымны бүлешеп бетерделәр. Ф.Хатипов

2) Барысына да, бүлешеп, өлеш бирү. --- сәламәт аягын – олы малайга, ике алгы аякны – уртанчы малайларга бирмәк булганнар. Аксак аяк исә кече малайга калган. Бүлешеп беткәч, кәҗә бәтиенең үскәнен көтә башлаганнар. Әкият

Бүлешеп йөрү Әле, сөйләү моментында бүлешү белән мәшгуль булу. Хәзер мал бүлешеп йөриләр. Ф.Сафин

Бүлешеп кую Алдан бүлешү. Син патша да мин – вәзир, мин вәзир дә син – патша, дип, үзебез генә бүлешеп куйыйк әле. Р.Сәгъди

Бүлешеп тору 1) Әле, сөйләү моментында бүлешү. Гыйльфан төптән таза чыккан ярау егет иде. Чәкәләшеп, кыз бүлешеп тормадык. Р.Низами

2) Һәрвакыт, гел бүлешү

Бүлешеп яту Әле, сөйләү моментында бүлешү. Икенчедән, халыкның мәчеткә йөрүен теләсәләр, дин әһелләре бераз халык белән эшләсеннәр, булмаган властьны бүлешеп ятмасыннар. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә