БҮЛЕНҮ ф. 1) төш. юн. к. бүлү ( 1 – 7 мәгъ.). Келәт эче иңеннән-иңенә зур, чуар чаршау белән бүленгән булып чыкты. Ә.Еники. Белем бирү дә, тәрбияләү дә бүленмиләр. Ә.Хуҗиәхмәтов. Аның сөйләме алга таба да кызның сорау-үтенечләре белән бүленеп бара. Х.Миңнегулов 2) Аерылу, башка юлдан китү. Аерылганны – аю ашар, бүленгәнне – бүре ашар. Мәкаль. Әмма алар дошман хәйләсен яхшы белә, чөнки бүленеп калган гаскәрнең кече өлеше генә утрауда. Н.Гариф 3) Өзелү, тукталу. Күкләр януы, гармун моңы бергә тоташа да, йокылар бүленә, уянып китәсең. Ф.Әмәк Бүленеп бетү Барысы да, тулысынча бүленү. Анда бөтен постлар да әллә кайчан бүленеп беткән, әшнәлек, туганлык җепләре белән беркетелгән. Р.Сәгъди. Боларның һәрберсе тагы әллә ничәшәр аерым шивәләргә, аерым сөйләшләргә бүленеп беткән. Г.Алпаров Бүленеп йөрү 1) Күптәннән, озак вакытлардан бирле бүленгән хәлдә булу. --- татарлар «йомышлы» һәм «ясаклы»ларга гына бүленеп йөргәннәр. Д.Исхаков 2) Әле, сөйләү моментында бүленү белән мәшгуль булу Бүленеп калу 1) Нинди дә булса тоткарлыкны үтеп чыга алмый бүленү, тоткарлану. Вагон эчендә көндезге һава бүленеп калган. К.Кәрим. Ә инде язгы ташуда бүленеп калган көннәрдә әлеге хис тагын да көчәя. Р.Вәлиев 2) Кинәт кенә, вакытлыча бүленү. Ул кыз бүлмәгә күптәнге таныш кебек килеп керә ярты сүздә бүленеп калган сыман кушылып китә. Ш.Галиев Бүленеп кую Алдан бүленгән булу. Һәр укучыга егерме бишәр сотый исәбеннән, кишәрлекләр алдан ук бүленеп куелган иде. В.Нуруллин. Чаршау белән генә бүленеп куелган, киенү бүлмәсе ролен үтәгән кечкенә аралыкка килеп кергәч, аптырап калды. А.Әхмәтгалиева Бүленеп тору Күпмедер вакытка бүленү, вакытлыча бүленгән булу. Бу йортларда, күбрәк, роман-повестьлар язучы өлкән әдипләр һәм сугыш нәтиҗәсендә иҗатлары бүленеп торган фронтовиклар яшәп иҗат итә иде. Л.Ихсанова – Бер пот… – димен һәм, бүленеп торганнан соң: – Саф һава, – дип өстим. Юлдаш Бүленеп чыгу 1) Аерымлану, төп төркемнән, төбәктән читкәрәк китү. Ак Чишмәдән бүленеп чыгабыз, «Ак су» дигән фирма төзибез, диярбез. К.Кәримов 2) Аерылу, таркалу. Бу очракта химик реакциядә бүленеп чыккан энергиянең бер өлеше турыдан-туры яктылык энергиясенә әверелә, ә җисем үзе салкын килеш кала. Физика 3) Үзенә аерым мөстәкыйль хуҗалык кору, башка чыгу |