БҮЛЕНЕШ и. 1) Өлешләргә, кисәкләргә аерылганлык, ярылганлык

2) Төркемнәргә аеру, классларга бүлү, классификацияләү; төркемләнеш. Әгәр күпчелек югары белемгә ия икән, аннан да югарырак белемлеләр булырга тиеш, чөнки базар мантыйгы бу бүленешне бүген үк таләп итә. А.Мөхәммәтҗанов. Монда типтәр-мазар дигән бүленеш юк. А.Гыйләҗев. Кешеләр, гаилә мөнәсәбәтләре, хезмәт бүленешендәге бөтен уңай һәм тискәре яклар аларда да [кошларда да] бар икән. М.Мәһдиев. Физик хезмәттә – мускул эшчәнлеге, ә акыл хезмәтендә фикерләү өстенлек ала. Бу – шартлы бүленеш. Биология // Билгеле бер тәртиптә урнашу үзенчәлеге. Елгалар челтәренең материк буйлап бүленеше тигез түгел. Материклар һәм океаннар географиясе

3) Бүленүдән барлыкка килгән берәмлек. Казан ханлыгы заманыннан сакланып килгән административ бүленеш булган Җөри юлында --- Колсары авылы шушы Колсары бәк тарафыннан нигезләнгән булса кирәк. М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә