БҮЛЕНДЕК и. 1. Бүленеп чыккан нәрсә. Җир тетрәү сүнгән яки йоклаган вулканның пар һәм газ хәлендәге бүлендеге өскә бәреп торган ярыкларны томалап куйган. В.Обручев. «Яраксыз» бүлендекләр --- туктаусыз рәвештә тәнебезнең үсемлек өлешенә агылалар, һәм Кояш аларны файдалыга әверелдерә. Күп белергә теләсәң

2. с. мәгъ. Зуррак предприятиедән аерылып чыккан, кечерәк. Проектта катнашучыларның уңышсызлык ихтималын үзара бүлешүләре – өстәмә акция бастырып чыгару, бүлендек (дочернее) предприятиеләр төзү --- зур роль уйный. Икътисад теориясе нигезләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә