БҮЛЕМТЕК и. 1. к. бүлемте. Ул ниндидер могҗиза белән генә исән булган бозауны кеше күзеннән ераккарак – абзарның иң эчке бүлемтегенә кертеп япты. Г.Гыйльманов. Унҗиденче бүлмә уртадагы бүлемтекнең иң азагында, җир астына уелып кергәндәй, тар бер аралыкка урнашкан иде. Ф.Латыйфи. Елның кайсы фасылында, көннең кайсы бүлемтегендә булмасын, төрледән-төрле уйлар, шакып-нитеп тормыйча, чиксез озын җеп булып башыма уралалар да, ми шарларым йомгак булып авыраялар иде. А.Гыйләҗев. Гомологик хромосомалар мейоз процессында аркылы кисешәләр һәм бүлемтекләрен алмашалар. Гомуми биология

2. с. мәгъ. Бүленгән, бүленеп ясалган. Бүлемтек почмакта әнисе йоклый, түрдә – балалар, ә ир белән хатынга ишек төбендәге борынгы сиртмәле карават кала. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә