БҮЛЕМ и. 1) Нәрсәнең дә булса бүлеп, аерып куелган бер өлеше. Кирпеч заводының йөрәге – Гоффман миче. Ул түгәрәк буенча урнашканлыктан, кирпеч яндыру бер генә минутка да тукталып тормый. Әмма бүлемнәрнең берсе һәрчак ялкынсыз кала. М.Гыйләҗев 2) Нәрсәне дә булса өлешләргә бүлү, аеру хезмәтен үти торган әйбер. Һава үтү юллары борын куышлыгыннан башлана, борын куышлыгы, сөяк-кимерчәк бүлем белән, уң һәм сул яртыларга бүленә. Биология 3) Әйберләрне (мәс., акча, савыт-сабаны) саклау, йөртү өчен ясалган җайланмалардагы бер-берсеннән аерылып торган өлешләрнең берсе 4) Бина, каралты һ.б.ш.ның аерымланган өлеше; бүлмә (вагонда һ.б.ш.да). Казарманың күрше бүлемендә чиертеп уйнаган музыка тавышы ишетелә иде. Ш.Камал. Санитарка белән сестра урта бүлемдә утыралар. С.Сөләйманова 5) Кечкенә җир мәйданы, кишәрлек 6) иск. Бүлек (китапта, кичәләрдә һ.б.ш.да). Кичә өч бүлем булып, әүвәлге бүлемдә, хор белән, «Шәкертләр садасы» җырланды. Ф.Әмирхан 7) иск. Төркем (кеше, хайваннар турында) 8) Махсус сызыклар белән тигез араларга бүленгән үлчәгечләрдә: ике сызык арасы . Аның кәеф стрелкасы, шкала буенча, кисәктән җиде бүлемгә югары күтәрелде. Ш.Мөдәррис. Линейкадагы бүлемнәр 9) күч. Нәрсәләрнең дә булса охшаш һәм аермалы, уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп, алар арасында үткәрелгән чик. Беренчедән, педагогик статьяларымда белем һәм тәрбия арасында мин үткәргән бүлем ясалма рәвештә булды, дияр идем. Ә.Хуҗиәхмәтов |