БҮЛЕКЧӘ и. 1) Бүлек ( 1, 2, 3 мәгъ.) эчендәге кечерәк бүлекләрнең берсе. Әсәр ике бүлектән тора --- беренче бүлектәге өч бүлекчә аерым юлларда ике нокта куеп бирелгән «Истә» белән башлана. М.Максуд. Гөл-Төркем белән телефоннан сөйләштеләр, «Сельхозтехника»ның район бүлекчәсенә барып килделәр. Б.Камалов 2) Кечкенә бүлем. Һәр вак бүлекчә, командаларга хәтле җәяү йөреп чыкты ул [Муса]. Ш.Маннур. Сафка тезелгән егетләр, үзләренең шул ышанычлы адымнарын бозмыйча, җырлый-җырлый, казармаларына килеп җиттеләр дә, шып туктап, үз бүлекчәләренә таралыштылар. Ш.Маннур 3) Оешмаларның үзләреннән читтә урнашкан бүлеге. Бер ел дигәндә, ул гади мастердан – прораблыкка, аннары төзелеш идарәсе бүлекчәсе башлыгына кадәр күтәрелә. Р.Мирхәйдәров. Барган-барган, почта бүлекчәсенә сугылып чыгар. Н.Гыйматдинова. Һәр эш көнемне, иртәнге җидедән дә калмыйча, аның структур бүлекчәләрен әйләнеп чыгудан башлыйм. Татарстан |