БҮЛГӘЛӘ’Ү ф. 1) кбт. форм. к. бүлү 2) Күп һәм вак өлешләргә, кисәкләргә аеру. [Хисләремне] Төрле-төрле кисәкләргә Бүлгәләп вакламадым. Ә.Ерикәй Бүлгәләп алу Кыска вакыт аралыгында, тиз-тиз бүлгәләү. Без, туй ашын кичкә өлгертергә, дип, биянең итен, эчәкләрен, карталарын, карыннарын тизрәк бүлгәләп алдык. М.Әмир Бүлгәләп ату Тиз арада, аннан-моннан бүлгәләү Бүлгәләп бару Һәммәсен, булган берсен бүлгәләү Бүлгәләп бетерү Нәрсәне дә булса ахырына кадәр бүлгәләү; тәмам бүлгәләү. – Әгәр без татарларны кабул ителгән әдәби телдән аерып, һәр төбәк сөйләшендә әдәби әсәрләр яза башласак, болай да тотрыксыз булган татарны бүлгәләп бетерәчәкбез, – диде. Т.Миңнуллин Бүлгәләп йөрү Әле, хәзер бүлгәләү белән шөгыльләнү. Бер булсын, берәгәйле булсын, шушы берне үстерсәк, дөньябызны да бүлгәләп йөрисе булмас, үзебез дә өебезнең түрендә утырырбыз, дип уйлаганнар. Э.Шәрифуллина Бүлгәләп ташлау Кинәт бүлгәләү. Мәүлиха түти әле сугылмаган, бер өлеше ындырга да кереп җитмәгән игенне алай алдан-ала бүлгәләп ташлауны ошатмый иде булса кирәк. Г.Бәширов Бүлгәләп тору Әледән-әле, еш бүлгәләү. Шәфкать туташлары Сәетнең зиһенен талкыган хатирәләр шаукымы агышын бүлгәләп торсалар да, туктата алмадылар. Т.Галиуллин Бүлгәләп чыгу Нәрсәне дә булса һәрберсенә, башыннан ахырына кадәр бүлгәләү |