БҮЛӘКЛӘ’Ү ф. Бүләк ( 5, 6 мәгъ.) бирү. Җиңүчеләрне шулай бәллүр әйберләр белән юмарт бүләклиләр. Р.Мирхәйдәров. Без бүген, иптәшләр, кыр батырларын бүләкләдек. Ф.Яруллин. Минем дәрәҗәм шулкадәр күтәрелде ки: барлык күрше-күләннәр кереп, мине котлап, хәтта бүләкләп чыктылар. А.Тимергалин Бүләкләп кую Көтмәгәндә бүләкләү. Көт тә тор, сине «бабай» исеме һәм кара борынлы малай белән бүләкләп тә куярлар әле. Я.Зәнкиев Бүләкләп тору Еш, әледән-әле бүләкләү Бүләкләп чыгу Һәрберсен бер-бер артлы бүләкләү; һәрберсен, берәүне дә калдырмыйча бүләкләү |