БҮЛӘК и. 1. 1) Кешенең күңелен күрү, шатландыру, берәр вакыйгага бәйле рәвештә котлау һ.б. шуның кебек яхшы теләкләрдән бирелгән әйбер. Бүләк биргән – бүләк көтә. Мәкаль. Бик нечкә эш ул – бүләк табу! Ә.Еники. Бүләкне кешесен яратканың өчен алырга кирәк икән. Кешесен. Ә мин бүләкләрен генә яраттым шул. Ю.Әминов

2) Клиентларны күбрәк җәлеп итү максаты белән, бушлай бирелә торган әйбер

3) Күчтәнәч. Туй-төшемдә була торган бүләкләрне, дәрәҗәсенә күрә бүлеп, кәгазьләргә яздылар. Г.Исхакый. Ә армиядән нинди бүләк, күчтәнәчләр алып кайткан иде ул! Р.Мирхәйдәров

4) Нинди дә булса эшне уңай хәл итүдә күрсәткән ярдәм өчен, рәхмәт йөзеннән бирелә торган әйбер. [Галим абзый] Акча, көч кызганмады; мәхәлләнең тирес кешеләренең тамгасын сатып та алды; түрәләрнең авызыны бүләк берлә каплады. Г.Исхакый. Бүләк китергәнне, бүләк биргәнне ярата ул. Р.Мөхәммәдиев

5) Нинди дә булса өлкәдә ирешкән уңышлары, яхшы хезмәте өчен бирелә торган кызыксындыру чарасы (премия, мактаулы исем, акча, орден, медаль һ.б.ш.). Косыгин барысы алдында: «Өлкән метрдотельне хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәргә!» – диде. Б.Сабитов

6) Ярышта җиңеп чыгучыга бирелә торган акча яки әйбер. Ат юырттырып, бүләккә [чәчкеч] алды. Г.Галиев. --- махсус премия, 1967 елдан башлап, елның иң үткен каләм хуҗасына бирелеп килә. Бу бүләк 28 иҗат әһеленә тапшырылды инде. Татарстан. Бәйгедә катнашучы һәр кешегә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Мәдәни җомга

2. с. мәгъ. Бүләк итеп бирелгән, бирелә торган. Бүләк атның тешенә карамыйлар. Мәкаль. Кыз күренүгә, Гарифулла кыю гына атлап, аның янына килде, бүләк сөлгесе өчен рәхмәт әйтте: «Бигрәк матур чиккәнсең! Ә үзең – тагын да матуррак!». Г.Хәмиди. Бүләк түбәтәйләр тәрәзә төбендә өелеп тора. М.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә