БҮКСӘЛЕ с. 1) Бүксәсе зур булган (кош-корт турында) 2) гади с. Корсагы зур булган (кеше турында). Почмактагы агач караватта зур бүксәле бер ир-ат ята. З.Хөснияр 3) Ян йөзе чыгып торган (савытлар турында). Өстәл тартмасыннан кулына ияреп чыккан савыт мәктәпнең химия кабинетыннан соратып алынган бүксәле колба иде. К.Кәримов |