БҮКСӘ и. 1) Үңәчнең киңәйгән өлеше (мәс., күп кенә моллюскларда, бөҗәкләрдә, кошларда). Симез бүксәсен сөйри алмас хәлгә килгән сугым казы кебек, як-якка янтаеп, чокырлы-чокырлы юлдан тәгәрәгән йөгебезне ихатага бору белән, капка эчтән ачыла башлады. А.Хәлим 2) сөйл. Гәүдәнең ашкайнату органнары, эчәкләр урнашкан өлеше; корсак. Әхмәт ыштансыз малайны идәннән күтәреп алды да, битләреннән, бүксәсеннән чат-чот үбеп, кире бастырды. Ф.Садриев. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бүксә кап булганчы ашыйбыз. А.Гыйләҗев. Өрәккә көлүе кыен, бүксәсе комачаулый, ахрысы, дип уйлады Ярмөхәммәт. Р.Батулла 3) сөйл. Кайбер савытларның бүлтәеп чыгып торган ян йөзе. Самавыр бүксәсе. Колба бүксәсе 4) күч. кимс. Юан корсаклы кеше. Ул мондый гына бүксәләрне күрмәгән дисеңме? А.Хәсәнов |