БҮКӘН и. 1. 1) Юан агачның яки бүрәнәнең кисеп алынган очы, бүрәнә башы; юан агачларны тураудан барлыкка килгән кисәк. Дөрест, бу аяклар бик нәфис түгелләр, аяктан да бигрәк, кәкре башлы бүкәннәргә охшыйрак төшәләр иде. Ф.Әмирхан. Бүкәнгә утырган җиремнән йокымсырап киткәнмен. Р.Фәизов // Металл һ.б.ш. материалдан бүкәнгә охшатып эшләнгән җайланма. Матрос абыйлар чуен бүкәнгә эләктерелгән тимерчыбык арканнарны пароход эченә тартып алдылар. Г.Мөхәммәтшин

2) махс. Арба тәгәрмәченең уртадагы, күчәргә кидерелә торган өлеше. Инеш ярында --- арба бүкәне кырдым, араталар ясадым. А.Гыйләҗев. Ияртүче муфта бүкән капкачы белән бүкән арасына беркетелә. Тракторлар һәм автомобильләр

3) күч. туп. Кыска буйлы, юан, авыр хәрәкәтле яки булдыксыз, аңгыра кеше. Честь биреп азапланма, бүкән! Ә.Мушинский. Күпме әйттем, койрыгы киселгән тиреләрнең ярты бәясе төшерелә, дип, ә, башсыз бүкән! Н.Гыйматдинова

2. с. мәгъ. Бүкәнне ( 1 мәгъ.) куышлап ясаган. Бүкән умарта

◊ Бүкән шикелле Дәшмичә, кымшанмыйча. Бүкән шикелле утырдым, шуңа үкенәм, иптәш Ибраһимов. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә