БҮЗ II с. иск. 1) Соргылт; аксыл соры төстәге (атка карата әйтелә). Бүз алашам арыса, Бүре ханга җиталмам, энем-углым күп туды, күп туса да кол туды, ханга гарызым әйталмам. Җыр. Сәүдә, имеш – Сату, имеш, Миннән артмыш, Сиңа җитмеш. – Бүз аргамак! – Турка ефәк! – Алтын-көмеш! – Татлы җимеш! Өлгер-җите-е-еш! Р.Юныс

2) иск. Үсмер, яшь егет. Бүз бала кайгыдан кыз ала. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә