БҮДӘНӘ и. 1) к. бытбылдык. Бүдәнә, симереп, батман булмас. Мәкаль. [Базар] Киштәләре --- бозау, сыер, дуңгыз, аеруча бәһасез курдюклы сарык, тавык, күркә, каз, үрдәк, бүдәнә --- түшкәләреннән сыгылып тора. Р.Мирхәйдәров. Монда филләр – киң яфраклы бик озын үлән ешлыкларында, бүдәнәләр --- солыга яшеренгән шикелле, --- күмелеп яшеренәләр. Хайваннар турында очерклар 2) күч. гади с. хур. Кечкенә буйлы, тулы, юан гәүдәле кеше. [Хулиган малай] Илдарның якасыннан эләктереп тә алды: – Измәңне изәм бит, бүдәнә! Г.Гобәй ◊ Бүдәнә симертү Эшсез яту. Ул тагын бер айга якын резервта бүдәнә симертергә мәҗбүр булды әле. Ш.Маннур |