БҮГЕНГЕ с. 1) Шушы, сөйләнә торган көндәге. Бүгенге ачуны иртәгәгә саклама. Мәкаль. Яхшылык бүгенге көннән бетерелә! А.Толстой 2) күч. Сөйләнә торган вакыттагы; хәзерге замандагы. Шикләнмибез дошманнарның көчендин без, Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без. Г.Тукай. Бүгенге мал бүлешү чорында, бу исә калҗаның зуррагын эләктерергә мөмкинлек бирә. М.Әмирханов. Бу бит... бу бит... бүгенге гүзәл тормышыбызга яла ягарга маташу бит бу! А.Гыйләҗев |