БҮГЕН рәв. 1. 1) Бу көндә, сөйләнә торган көндә. Җәһәтрәк бул, яңгыр тынды, синең көеңне көйләргә, дип чыкмадым юлга, бүген үк әйләнеп тә кайтасым бар. М.Хуҗин. Бүген кич дәрестән соң мөдирә ханым мине үзенә чакыртып алды да күңелсез генә дәште. Р.-Н.Гүнтәкин

2) күч. Хәзерге заманда, хәзерге вакытта. 70 ел буе татар әдәбиятының үзәген тәшкил иткән бу язучыларның иҗатын бүген, кыйммәтләр тагын алышынган заманда, ничек бәяләргә? Р.Нуруллина. Намусым минем эшләгән эшләремә ревизия ясый бүген. Т.Миңнуллин

◊ Бүген – бар, иртәгә – юк 1) Үлем алдында тору; 2) Мал яки байлык белән масаюлыкка, дөньяның фанилыгына карата әйтелә. Бүген генә эш бетми Киләчәкне алдан күреп, план белән эш итәргә кирәк, дигән мәгънәдә. Бүген белән генә эш бетми бит, әни. Ф.Хөсни. Бүген килеп Инде менә хәзер, хәзерге вакытта. Әле кичә генә арба җиленнән очып китә торган бала йон, бүген килеп, тубал башлы фән артыннан йөгерә. Ф.Хөсни. Бүген таңда Бүгенле-иртәгәле, шушы көннәрдә, якын арада



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә