БУЯУЧЫ и. 1) Буяу, ману эшләрен башкаручы кеше, шул эшнең остасы. Әтинең эше бик күп. Буяучыдан киндер аласы, мал-туар базарында терлек бәяләрен белешәсе ---. Г.Бәширов. Ә Чуриле урыслары! Алтын куллы буяучы, калайчы, тимерче, манучылар! М.Мәһдиев. Буяучылар бригадиры Зөһрә Кәбирова – кырыкны яңа гына тутырган, нык карашлы, киңчә яңаклы, биек маңгайлы, урта буйлы татар хатыны иде. Р.Кәрами 2) Буяулар белән сәүдә итүче. Ак та була, күк тә була Буяучының буявы. Җыр |