БУЯУСЫЗ с. 1) Буялмаган; үз төсе үзгәртелмәгән. [Тикшерүче] Түргә атлап, сәке янындагы зур, буяусыз агач өстәлгә калын портфелен ташлады. Г.Ибраһимов. Сәке белән сандык арасында – сөян тактадан ясалган буяусыз өстәл. М.Юныс

2) Төрле төс катнашмалары булмаган. Тере, буяусыз йогырт сайларга кирәк. Мәдәни җомга

3) күч. Сурәтләү чаралары кулланылмаган, артык күпертелмәгән, ясалма булмаган (сөйләм турында)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә