БУЯУЛЫ с. 1) Нинди дә булса төскә буялган, буяу белән капланган. Буяулы ишектән чыпта җилкән артык. Мәкаль. Әгәр аңласалар, «Хәзрәте Гали» урынына «Хәсрәте Гали» дип, «чумарилар» тарафыннан язылган буяулы пыяла кисәкләрен калтырый-калтырый качырып йөрмәсләр иде бит (гарәп язуында бер ноктаның артык-кимлеге менә шундый мәгънә бозуларга китерә!) М.Госманов. Ул арада тыштан аяк тавышы ишетелде, буяулы нечкә ишек ике якка ачылды. Г.Ибраһимов. --- буяулы идән туңдырырлык салкын иде. А.Шамов 2) Составында буяу яисә буйый торган матдәләр булган 3) Эченә буяу салынган. Ул, әкренләп, үзенең алтын сары төсенә кереп бара – әйтерсең кемдер аны, ялгыш, кызыл буяулы чиләккә төшергән дә хәзер, кеше-кара күргәнче, дип, ашыга-ашыга сөртә иде. Р.Вәлиев |