БУЯУЛА’У ф. сир. Буяу II катламы белән каплау Буяулап алу Тиз генә буялау. Булатов матрицаны валикка беркетеп, буяулап алды да аяк машинасы әйләндерә башлады. Ш.Маннур Буяулап чыгу Башыннан ахырына кадәр, беткәнче буяулау Буяулап бетерү Тулысынча буяулау; буяулау эшен төгәлләү Буяулый төшү Бераз буяулау |