БУЯ’У II и. 1) Әйберләргә сөртеп, сеңдереп, манып, теге яки бу төс бирә торган матдә. Очкыч, яшел буяуга буялып, гаҗәп матур итеп эшләнгән иде. А.Әхмәт. Бер мыскал шәмәхә кара буявын күргәч, Ярмөхәммәт елмайды. Р.Батулла. Ак буяу юк иде, известь белән буядылар, кызыл буяу урынына Гөлсем ападан кызыл кара сорап алдылар, көрән буяу урынына суган кабыгы суы ярап торды. Г.Гобәй

2) Нинди дә булса берәр предмет өслегендәге аңа төс биргән матдә катламы. Идән буявы кубып бетү

3) Төсмер, тон, колорит . Читләренә алтын буяу йөгерткән, аз гына хушбуй исе аңкып торган тагын бер кәгазь килеп чыкты. Н.Дәүли. Картинада алтынсу буяулар өстенлек итә

4) Макияж. Базы үзәнендә үскән кызыл тал төсле зифа буйлы, сурәтләрдә генә күрергә мөмкин булган һәм буяуга бөтенләй мохтаҗ булмаган матур йөз. Ә.Баянов. Битенә-башына бернинди буяу якмаган, алсу түгәрәк йөзле, икегә аерып таралган коңгырт кара чәчле, ясап куйгандай матур гәүдәле бер кыз иде бу. Х.Сарьян

5) күч. кит. Ясалмалылык, тышкы бизәк. Аларның һәммәсе – ялган, һәммәсе – буяу. Ш.Әхмәдиев. Бездә хәзер бәхет буявына буялмаган сыңар аяклы тычкан да табып булмый. Ф.Хөсни

6) күч. Әдәбиятта, сөйләм телендә: сурәтләү чаралары. Г.Ибраһимовның бу ун ел эчендә чыккан әсәрләре, азмы-күпме, романтизм буявына сугарылып язылган. Г.Нигъмәти. Хәтеренә килгән нәрсәләр һәммә буяулар белән килеп чыга торалар иде. Ш.Камал. Х.Туфанның 20 нче еллар поэзиясендәге яңа герой тибы, аның рухи йөзе аеруча тулы итеп, реалистик буяулар белән гәүдәләндерелгән. М.Гайнетдинов

◊ Буявы уңган, базары тузган Элеккеге даны-шөһрәте беткән, яшьлеге үткән. Буяуны артык куерту Эшне зурга җибәрү, катлауландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә