БУЯ’У I ф. 1) Әйберләргә теге яки бу төсне бирә торган махсус матдә сөртү, сылау, сеңдерү. [Капка] Башы тимер белән ябып буяган ---. Г.Ибраһимов

2) Биткә, тәнгә (ясалма) матурлык, нәфислек бирү чараларын куллану, бизәнү. [Вәли:] Бервакыт хатын «бик матур була» дигәч, котырынып, шушы мыегымны карага буяган идем. Г.Камал. Ирен буяу

3) Пычрату. Бая яр читеннән бөрлегән җыеп йөргәндә, менә күлмәк изүен буяды. Г.Гобәй

4) күч. Чәч, керфек, сакал-мыекның, төрле тышкы тәэсирләр, яшь белән бәйле рәвештә табигый төсләре үзгәрү. Кеше түзә алмастай авыр эш, йокысыз төннәр, барлы-юклы шушы бер ел эчендә, аның маңгаена ике тирән сызык сызып куйды, кара чәчен соргылт төскә буяды. Г.Бәширов

5) күч. Күпертеп, кабартып, матурлатып сөйләү. Ул, үзенең хыялы белән ашлама сибә-сибә үстергән үсемлектәй, Ирекне әллә нинди аллы-гөлле буяуларга буяп, илаһи биеклекләргә күтәргән, үзе тудырган шул ялган сынга үзе үк табынган, үз-үзен югалтып, аңа хезмәт иткән. Ф.Садриев

6) күч. Гаепләү, оятка (хурлыкка) калдыру; тап төшерү. Усал кеше – ул күмер белән бер, Көйдермәсә дә буяр барыбер. Ә.Синугыл-Куганаклы. Яшьлектә бер адашу – гомер буе биографияңне буйый ул. Х.Камалов. Җәһелгә пумаланы манып алып, Халыкның буяганнар йөзләрене. Н.Думави

Буяп алу Тиз генә буяу. Бераз мыекны буяп аласы иде. К.Тинчурин

Буяп ату Тиз-тиз, аннан-моннан буяу

Буяп бару 1) Нәрсәне дә булса тоташтан, рәттән буяу

2) Нинди дә булса бер әйберне, төсе тоныкланган саен, системалы буяу

Буяп бетерү 1) Тулысынча, башыннан ахырына хәтле буяу. [Сарайның түбәсен] Буяп бетерүгә, аңа бер саескан килеп кунган, ди. Х.Мәхмүтов

2) Бик каты, бөтен җирен буяу. [Вәли:] Җитмәсә тагын, мыекка сөртәм, дигәндә, битләрне буяп бетердем. Г.Камал. --- җәйге эссе һавада йомшап җебегән бу конфет картның кулларын, авызларын буяп бетергән. М.Мәһдиев. Бозаулары чирләп тора әле. Бөтен лапасны буяп бетерде инде. Р.Зәйдулла

Буяп җибәрү Бераз, аз гына буяу

Буяп йөрү 1) Һәрвакыт, даими буяган булу. Бу чагында инде кашны гына түгел, чәчне дә буяп йөриләр. Г.Камал. Үзләрен, каравыл кычкыртып, чыбык белән сыптырасы иде. Шуннан соң теләсә кайда тырнап, буяп йөрмәсләр иде. Г.Мөхәммәтшин

2) Әле, сөйләү моментында буяу эше белән мәшгуль булу. Яңа төзелеп яткан дачада тәрәзә рамнары буяп йөрим. Т.Миңнуллин

Буяп кую Алдан буяу, буяган хәлгә китереп калдыру. Әйтерсең лә илаһи бер даһи рәссам Мүксаз буйларын, без кайтуга, исәпсез-хисапсыз төрле төсләргә буяп куйган. И.Юзеев. Ул, тирән сулап, пумаласын акшарга манып алды да койманың иң өстәге тактасын буяп куйды. М.Твен

Буяп тору 1) Нәрсәне дә булса хәзер, сөйләү моментында буяу

2) Һәрвакыт, гел буяу. Аны [зиратны] чистартып, рәшәткәләрен төзекләндереп, буяп торалар. Ф.Гарипова

Буяп чыгу Тулысынча, башыннан ахырына кадәр буяу. Аннары соң, авызын бер җәеп, бер җыеп, иреннәрнең бөтен җирен буяп чыга. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә