БУЯНУ ф. 1) кайт. юн. к. буяу. --- безнең тормышыбызга да яраклаштылар, аның иң изге саналган әйберләре белән алыш-биреш ясарга өйрәнделәр, безнең байрагыбыз төсенә буянып алдылар. Татар театры 2) Бизәнү, ясану, төзәнү. Буянган кыздан оялган кыз матур. Мәкаль. Миләүшә – болай да пешкән кура җиләге – иртән буянып, ясанып, кыска итәкле модный күлмәген киеп, эшенә китте. Д.Гыйсметдин Буяна башлау Буянырга тотыну Буяна төшү Бераз буяну Буянып алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә буяну Буянып йөрү Һәрвакыт буянган булу. [Нина Ахуновна] Буянып йөри торган хатын. Х.Камалов Буянып тору 1) Әле, хәзерге вакытта буяну 2) Һәрвакыт, гел буяну |