БУЯГЫЧ и. 1. 1) Буяу өчен кулланыла торган махсус корал, җайланма 2) к. буяу II ( 1 мәгъ.). Уильям Генри Перхин (1838 – 1907) анилин белән калий дихроматы тәэсир итешкәндә хасил булган утырымнан җете кызыл буягыч матдә – мовеин ( беренче синтетик буягыч) аерып ала. Фән һәм тел. Каучукны вулканлаштырганда, аңа корым һәм шулай ук төрле буягычлар да өстиләр. Химия 3) Азык-төлеккә салына һәм аңа төс бирә торган матдә. Мәсәлән, шоколад конфетларының кайбер төрләренә Е-124 буягычы кушыла. Ватаным Татарстан. Үзебез үстергән яшелчәләргә беркайчан да пестицид, гербицид сипмибез, йорт шартларында әзерләнгән ризыкларга буягычлар, консервантлар кушмыйбыз. Ватаным Татарстан. Еш кына, йогурт составында «Е-120 табигый буягычы бар» дигән язу очратырга була. Мәдәни җомга 2. с. мәгъ. Буйый торган; төс бирә торган. Кысланы пешергәндә, япмадагы буягыч матдәләр таркалып, төсен үзгәртә – кысла кызара. Биология: хайваннар |