БУЫНТЫК и. 1) Буынтыгаяклыларда: гәүдәнең һәм аякларның өлешләре тоташкан хәрәкәтчән урын. [Үрмәкүчнең] Корсак буынтыклары барысы бергә тоташып үскән. Биология: хайваннар

2) Буынтыгаяклыларда: гәүдәнең һәм аякларның бүлгәләнгән өлешләреннән берсе. Ана кыслаларның корсак буынтыклары башкүкрәккә караганда киңрәк була. Биология: хайваннар

3) Тирәли калынаеп яки батып торган урын, боҗрасыман сыр ( аяк-кулда, үсемлекләрдә, бөҗәкләрдә һ.б.ш.да). Кишернең чугын өзеп ташлап, тешләремне бер буынтыгына батырдым. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә