БУЫНТЫГАЯКЛЫЛАР и. күпл. зоол. Җирдә иң зур күпчелекне тәшкил иткән умырткасыз хайваннар тибы (бөҗәкләр, үрмәкүчсыманнар, кысласыманнар); русчасы: членистоногие. Ихтимал, ташлар, кошлардагы кебек үк, азыкның каты өлешен: моллюск кабырчыкларын, буынтыгаяклыларның хитин панцирен изеп йомшартырга ярдәм итә торгандыр. Кызыклы физиология. Башка барлык буынтыгаяклыларныкы шикелле үк, елга кысласының да каты япмасы бар. Биология: хайваннар. Иң борынгы буынтыгаяклылар – трилобитлар. Гомуми биология |