БУЫНСЫЗ с. 1) Буын(нар)ы, буынтык(лар)ы булмаган, буыннарга аерылмаган, бүлгәләнмәгән. Гадәттә, мондый буынсыз тоташу сабый чакта ук авыр эштә изелгән, көненнән дә алда тәртә арасына җигелгән кешеләрдә очрый. А.Хәлим

2) Буын мускуллары бик йомшак булган, бөтенләй хәлсез; зәгыйфь гәүдәле. Аның хәлсез, буынсыз тәнен, машинага салып, шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. Г.Гыйльманов

3) күч. Ихтыярсыз, үз фикере булмаган. Татар милләтенең умыртка баганасын хасил иткән исламчылык, төркичелек, халыкчанлык принципларына буынсыз, кыйбласыз татарчылык, биләмәчелек, көнбатышчылык идеяләре каршы куелды. И.Әмирхан

◊ Буынсыз җир Йомшак урын. Буынсыз җиргә пычак салу. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә