БУЫНЛА’У ф. 1. 1) Тирәли киртләү (агачны); буынлы, буынтыклы итү

2) Буыннарга аеру, бүлгәләү. Бу мәкальләр берәр генә җөмләдән торсалар да, аларның мәгънәсен кешегә җиткерү өчен бертоташтан гына әйтү җитми, буынлап, арага чак кына тыныш биреп, бер буынын күтәреп, икенчесен төшереп, аваз ымлыгы һәм басымнар биреп әйтергә кирәк була. Н.Исәнбәт

2. буынлап рәв. мәгъ. Буынын буынга аерып. Җавапны белер өчен, чылбырны буынлап сүтәбезме? М.Хуҗин. Бу тигезләмәләрне буынлап тапкырлап табабыз: xy alog ax . alog a y alog a x +log a y . Алгебра

Буынлап чыгу Һәрберсен буынлау

Буынлый төшү Бераз буынлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә