БУЫНЛАНУ ф. Буыннар барлыкка килү (үсемлектә). Авыл зиратында, муртаеп, ботак-чатаклары терсәкләнеп, буынланып утырган карт каен бар иде. Ш.Галиев

Буынлана бару Акрынлап, буыннарының саны арту

Буынланып китү Кинәт буыннар барлыкка килү яки буыннарның саны арту, тармакланып китү

Буынланып тору Буыннар ясалган хәлдә булу, буыннары ачык күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә