БУЫН и. 1) Умырткалы тереклек ияләрендә сөякләр тоташкан хәрәкәтчән урын. [Хәмитнең] Буыннары, тамырлары, авырсынып, сыкрап куйды. Г.Исхакый. Ул, буыннары калкып чыгып торган бармаклары белән теземә орынып, күзләрен рәсемгә юнәлтте. А.Шамов. Буыннарга һәм сеңерләргә кальций утыру нәтиҗәсендә, умырткалык, сыгылмалылыгын югалтып, катып кала. Юлдаш. Бехтерев авыруына дучар булганда, умырткаара буыннар зарарлана, һәм хәрәкәтләнү чикләнә ---. Юлдаш 2) Тиренең буын турысындагы өлеше . [Бабай] Бармак буыны белән күз төпләрен сыпыргалап алды. Г.Әпсәләмов. [Заһит] Һәркөн, ятар алдыннан, Зәнфирәнең аякларын җылы су белән юды, буыннарына массаж ясады. Ф.Садриев 3) Аяк-кул чукларындагы вак сөякләрне тоташтырган хәрәкәтчел урыннар. [Бәкернең] Зур кулларының кайсыдыр бармаклары тырнаксыз, кайсының беренче буыны бөтенләй юк. Ф.Садриев. Гармунчы егетнең бармак буыннары хәл җыеп, гармунның үзенә җан кергәнче, кортканың «тузт! тузт!» итеп сыер сауганы ишетелде. Ә.Дусайлы 4) бот. Үсемлек бәбәгенең яфрак, бөре һәм кайвакыт өстәмә тамырлар ясала торган өлеше. Сабакның яфрак тоташкан урыннары – «сабак буыннары», ә сабакның буыннар арасындагы өлешләре «буын арасы» дип атала. Ботаника 5) Үсемлектә: буын араларының берсе. Ирек, иелеп, бер сарут сабагын өзеп алды, бәләкәй чактагы кебек, аның буынын теше белән чәйнәде, суырып карады. Заман 6) Чылбыр рәвешендә үзара тоташкан, бәйләнгән кисәкләрнең һ.б.ш. нәрсәләрнең тоташкан урыны. Чылбыр буыны 7) Чылбыр рәвешендә тоташкан кисәкләрнең берсе. --- мин үземне Хәлимҗан абый белән Галия апа арасындагы мәхәббәтне бәйләп торучы бер чылбыр буыны дип хис итә идем. Ә.Рәшит 8) Бербөтен системаның, күренешнең, нинди дә булса алымның состав өлешләреннән берсе . Моңа ул, юлларда аерым ритмик буыннарны төшереп калдыру яки артык буын өстәү, шигырьгә прозаизмнар алып керү --- кебек, үзгә тәртипкә буйсынган яңа система куллану аша ирешә. М.Гайнетдинов 9) мат. Күпбуынлы тигезләмәләрдә кушыла торган өлешләрнең берсе. Даян мәсьәләнең бөтен нечкәлекләрен аңлата-аңлата чишә. Менә бу буынны болай эшләргә кирәк, чөнки аның гади формуласы менә ничек ---. Х.Камалов. Бу тигезләмәләр бәйсез түгел. Берсенең буыннары тамгаларын үзгәртсәң, икенчесе килеп чыга. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Һәр тигезләмәнең барлык буыннарын сул якка күчереп, килеп чыккан аңлатманы стандарт рәвештәге күпбуынга үзгәртсәк, x4-10x3+35x2-50x-96 0 тигезләмәсен табарбыз ---. Алгебра. Геометрик прогрессиянең беренче n буынының суммасы A һәм аларга кире булган зурлыкларның суммасы B (B≠0) икәнлеге билгеле булса, беренче n буынының тапкырчыгышын табыгыз. Алгебра 10) күч. Нәсел, ыруны дәвам итүчеләрнең һәрберсе. Буын арты буын алмашыныр, Гасыр арты узар гасырлар. Ш.Галиев. Бу юрган астында Бәдретдин балаларының бишенче буыны канат чыгара. А.Хәлим. Бездәге бүреләрдә дә шул ук хәл – зур гаилә, берничә буын бергә көн итә. Кызыклар дөньясында 11) күч. Уртак бабага карата бер үк дәрәҗәдә кардәшлектә торучы нәсел, ыру вәкилләренең берсе. Илсур – Шәяхмәт кызының кызыннан туган бала, икенче буын оныгы. Б.Камалов. Алдан килешү буенча, Тәгин углан Албуга аланнарның Күкәл буыны – Елдырым бәкнең Алтын Бөртек кызына өйләнер. Н.Фәттах 12) җый. и. мәгъ. күч. Яшь аермалары зур булмаган яисә бер чорда яшәгән кешеләр. Прогрессив кешелек, барыннан да бигрәк, балалар мәнфәгате, алда яшәячәк буын язмышы турында кайгырта. Р.Ишморат. Яңа буынга, кеше булып калыр өчен, фән һәм техника казанышлары гына җитәрме? Татарстан ◊ Буын бетү Буын мускуллары хәлсезләнү. Буынга төшү 1) Физик арудан, авыртудан, аяк буыннары ару, талу; 2) Аптырату, төпченеп сорашу, йөдәтеп бетерү. Ә кулга корал тоткач, атып карыйсы килә. «Атыйм инде» дип, әтинең буынына төшәм. Ф.Яруллин. Буынга сикерү Үсемлекләрдә: буын чыгарып, үсә башлау. Ике якта да – буынга сикергән арыш басуы. Х.Сарьян. Тирә-якта берничә буынга сикергән иген кырлары дулкынлана. Сөембикә. Буынга утыру 1) к. буын ныгыту; 2) Үсемлекнең берничә буынга үсүе. Игеннәр буынга утыргач, бәлки, Сабан туе чорында тагын бер килермен. Г.Ахунов. Буын ныгыту Үсү, көч туплау . Макар буын ныгытты инде. Бик суктырып тормый. М.Маликова. Буынсыз итү Хәлсезләндерү. Елау мине буынсыз итте. Х.Сарьян. Буыны йомшак Куркак. Буының йомшак, энем: шылт иттеме, – Куян кебек, тыр-тыр чабасың. Тауларны да күчерә ала торган Халкыңнан син читкә таясың ---. Х.Туфан. Буыны сыек Ныгымаган. [Альфред:] Аерылсаң, бетәсең, малай. Бетәсең! Буының сыек синең. Р.Вәлиев. Буыны сыек кешедән ныклы характерлы солдат чыкмый. Ф.Яруллин. Буыны сыек, акылы утырып бетмәгән яшь кешене тәрбияләүгә әллә болар аз өлеш кертәме? Сөембикә |