БУЫЛУ ф. 1. 1) кайт. юн., төш. юн. к. буу

2) Бума чире кузгалу, бума өянәге тоту

2. и. мәгъ. Һава җитмәүдән сулыш ала алмау хәле. Буылу башлана, аңны югалтасың һәм һичбервакытта яшел үләннәрне, кояш яктысын күрә алмыйсың – үләсең. Диңгез тирәнлегендә

Буыла башлау Буылырга тотыну. Фрунзеның түгәрәк дип әйтерлек тулы йөзе ничектер берьюлы сулыгып, агарынып китте, ул, гүя тыны буыла башлагандай, шинель якаларын чишеп җибәрде. Г.Бәширов

Буыла төшү Бераз буылу. – Белмәсәң, әйтим алайса, – диде ул, буыла төшеп. Ә.Еники. – Кичер! – диде ул буыла төшкән тавыш белән һәм мине кочагыннан җибәрде. Ә.Еники

Буыла язу Чак буылмый калу. Ул, көчкә-көчкә генә авыру аякларын өстерәп, күкрәгендәге авырудан, ачудан, гарьлектән буыла язып, ютәленә карлыгып, кибеттән чыгып, кибет алдындагы баганага сөялде. К.Тинчурин

Буылып бетү 1) Тулысынча, бөтенләй буылган булу. Халык шул петляның тизрәк буылып бетүен көтә, улым, бик көтә. Ә.Еники

2) Бик нык буылу

Буылып йөрү Нинди дә булса вакыт арасында буылган халәт кичерү. Көне буе ачуыма буылып йөргән идем. А.Гыйләҗев

Буылып калу 1) Кинәт буылу, ниндидер сәбәптән буылу. Тавык кетәге кадәр радиорубкасында төтенгә буылып калгач, кычкырмый нишләсен [Рәсим]! Ф.Шәфигуллин. Кинәт сулышым буылып калды. Н.Дәүли

2) күч. Кинәт өзелү, юкка чыгу, бетү. Инде тормышка аша башлады гына, дигәндә, буылып калачак хыялы янында дөньяның барлык авырлыклары, бөтен куркыныч нәрсәләре дә вак иде аның өчен. М.Кәбиров

Буылып китү Кыска вакытка, көтмәгәндә буылу. Газинур Гали абыйның тамагы буылып китүен сизде: гүя аңа һава җитми иде. Г.Әпсәләмов

Буылып кую Кинәт буылу. Йөрәге кысылып, сулышы буылып куйды аның. М.Хәсәнов

Буылып тору 1) Буылган хәлдә булу; туктаган булу. Моңа кадәр буылып торган матбугат буасын ерттырып, газета-журналлар ташкынын барлыкка китерде. С.Алишев

2) Берникадәр вакытка, берара буылу. Минем күзләремне яшь басты, тын буылып торды. М.Мәһдиев. Малай, әтисенең кымшанмавын күреп, рәнҗеп, беркавым сулышына буылып торды. Р.Зарипов

Буылып яту Озак вакытлар дәвамында буылган хәлдә булу. – Ниһаять, шигырьнең энергиясе бер йодрыкка тупланды – өлгереп, буылып яткан сүзләр ирек алды, ерылып агарга формасы табылды. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә