БУШЛЫК и. 1) Буш булу. Көннәр, туарга да өлгермиләр, көзен агачыннан коелган яфраклар төсле, вакыт бушлыгына төшеп югала торалар. Р.Хафизова

2) Бернәрсәсе дә булмаган, буш пространство. [Әтинең] Бакчасы юк та юк, өендә дә футбол кырыдай бушлык. Ә.Баянов. Ядрә бушлыкка очмады, үлем тоеп бәргәләнгән ябалакка тиде. Н.Гыйматдинова

3) Тереклек билгеләре булмаган, һичкем (һичнәрсә) тарафыннан биләнмәгән урын, мәйдан, җир. Бу тирәдә тынлык һәм бушлык хөкем сөрә иде. А.Толстой. Кая гына карасаң да уңда-сулда, алда-артта, өстә-аста бөтен җирдә күксел зәңгәр су төсендәге очсыз-кырыйсыз сыек томан. Һәм иксез-чиксез бушлык та бушлык. Кызыклы физиология

4) Рухи ихтыяҗлар, теләк-омтылышлар булмау халәте. Безнең гомер тулы һәр ваклыкка, Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка. М.Җәлил. Алар – тук корсактан, акыл бушлыгыннан, эшсезлектән, эч пошудан азынып хыялланучылар. Г.Нигъмәти. Өй эчендә мәет чыкканнан соң була торган җан өшеткеч бер соры бушлык та сагышлы тынлык кына иде. Г.Бәширов

5) Кадерле кешене югалтудан, юксынудан туган күңел халәте. Үз улы булмаса да, егет, читләтеп кенә, әнә шул моңсу бушлыкны тулыландырып тора. Г.Бәширов

6) Өстенә бөрчек билгеләр төшерелмәгән домино шакмагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә