БУШЛАЙ рәв. 1. 1) Түләүсез, бушка. [Фазыл:] Аның каравы, Сәрвиназ апага, шыңгырдап торган нараттан, бушлай, алты почмаклы өй салып бирдең. К.Кәримов

2) Хезмәт куймыйча. Бушлай килгән мал бушлай китә. Мәкаль

2. с. мәгъ. Бушка, түләве булмаган. Чирмешәнгә баргач, кереп, рәхмәт әйтеп чыгам әле үзенә, кич концертка чакырып, бушлай билет бирәм әле... Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә