БУШКА рәв. 1) Файдасызга, кирәксезгә. Тагы ике көн бушка үтте. Г.Исхакый. Син түгелме мәктәбеңдә бушка уйнап ятучы, Лаф оручы, бармыйм, дип, хәлфә-остаз суйса да? Н.Думави. Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел, Тәрәкъкый итеп, тотыйк алга юл. Г.Тукай. Йөрүе бөтенләй бушка булмаганга охшый: аякта – итек, өстә – кара чикмән, кулда – күн бияләй, башта – кырпу бүрек. Г.Ибраһимов 2) Кулланылмыйча, файдалы эш коэффициенты булмыйча. – Нигә монда эшче, ат көчләрен бушка тотарга? Т.Гыйззәт. Трансформатор бушка эшләгәндә, беренче чылбырдан икенче чылбырга энергия тапшырылмый. Физика курсы 3) Сәбәпсезгә, нигезсезгә. Мылтыгым бер вакытта да бушка шартламый иде. А.Шамов 4) күч. Бик арзанга; түләүсез. Дөрес инде, ул, ишегенә килсәң дә, барыбер бушка гына бирми, аның өчен әллә никадәр хезмәт иттерә. М.Гафури. Осталар «бушка эшлибез» дип торалар. Ә.Еники. Камилгә бернәрсә дә бушка килмәде. Ул барысын да сатып алды: аттестатны да, дипломны да, дусларын да, дошманнарын да. М.Сәлимов ◊ Бушка китү (чыгу) Файдасыз булу. Тир түгүләребез бушка китмәде. А.Алиш |