БУШАЮ ф. к. бушау ( 7 – 9 мәгъ.). --- тезләрем, бушаеп, бөгелергә тора вә калтырый иделәр. Ш.Камал Бушаеп бетү Тәмам, тулысынча бушаю Бушаеп калу Бөтенләй буш хәлгә килү Бушаеп китү Бераз бушаю. Ул хәзер сәер хис кичерә иде: --- үзенә бик якын, кирәкле булса да, авыр һәм эчпошыргыч йөктән инде котылгач, җаны бушаеп киткәнен. А.Вергазов Бушаеп тору Әле, хәзер бушайган булу Бушая бару Аз-азлап, акрынлап бушаю |