БУША’У ф. 1) Нәрсә дә булса өстендәге яки эчендәге әйберләрдән арыну, азат ителү. Искене җимерү белән, мәйдан бушый, хәят эченнән бәреп чыгачак яңа куәтләргә юл ачылган була. Г.Ибраһимов. Бушаган ике кешелек бүлмәгә урнашсам, туктаусыз тәмәке көйрәтүчегә, аракы эчеп, былагайланып йөрүчегә юлыгырмын, дип курыктым. М.Юныс. Балыктан, иттән бушагач, бу матур калай савытлар һәр өйнең түренә гөл савыты булып менеп утырды. Р.Батулла 2) Хуҗасыз, буш калу, караучысы, торучысы булмау. Йорт бушау 3) Буш , вакант булу 4) Берәр төрле шөгыльдән, мәшгуль булудан туктау, азат булу. Зур йортларда һәркөн берничә адәм, кар көрәп, өйдән – келәткә, келәттән абзарга-фәләнгә сукмак салудан, ишек төпләрен көрәүдән бушамый. Г.Ибраһимов . Каравылдан бушагач, Сөт бирермен үзеңә. М.Җәлил. – Бушап булмый… Умарталыкта эш – менә! – Гайнан кулы белән муенын сызып күрсәтте. Г.Бәширов. Кыска кичләрне, дәрестән бушагач, шәкертләр, симәнке, чикләвек сатып алып, әлеге почмак өстәл тирәсенә җыелдылар. Ә.Фәйзи 5) Буш булу, файдаланудан туктау. Әйдә, Мәрьям апай, үтүк хәзер бушады. Ф.Кәрим 6) Хәрәкәтләнә алырлык, ирекле хәлгә килү. Кул бушау 7) Тыгыз, кысан булудан туктау, иркенәю, йомшару. Көпчәк шипы ләпшерәп төшкән, тәмам бушаган. А.Шамов 8) Тартылып, киерелеп торудан туктау; салыну (бау, уен коралларының кылы һ.б.ш.). Чәче тузган, каешы бушап, наганы тезенә чаклы асылынып төшкән. Х.Камалов 9) күч. Физик хәлсезләнү, йомшау. – Газизә! – дип кычкырган иде, тамагы буылды, тез буыннары бушап, креслога утырды. Ш.Камал 10) күч. Арыну, котылу (уйлардан, борчулардан). – Ярар, балам… йөрәгем бушады. Г.Ибраһимов. Ярсуы, дуамаллыгы басылган, тәне җиңеләеп, җаны-күңеле бушап, күзләре тоныкланып калган... Г.Гыйльманов. Күңеле бушап, җиңеләеп киткәндәй булды. И.Гази Бушап алу Кыска вакытка, азга гына бушау. Чәчүләр бетеп, печәнгә төшкәнче, халык эштән берара бушап ала. Н.Гариф Бушап бару к. бушый бару. Җитте, җитте, туктагыз! Бушап бара нуктагыз... Әрләшәсез юктан сез! Р.Харис. Югыйсә, аның бушап барган күңеленә тагын кем якты уйлар, игелекле гамьнәр салыр? Р.Шәрәфиев Бушап бетү Тәмам, бөтенләй бушау. Әхнәф белән Сәлахов бюро членнарының чыгып киткәнен дә, залның бушап беткәнен дә урыннарыннан кузгалмыйча көтеп утырдылар. Ф.Садриев. Әниемнең төсе итеп, Саклап киләм мендәрен. Йомшак кына, бушап беткән – Йомшара күңелләрем. Б.Батталов Бушап калу Тулысынча бушаган хәлгә килү. Юныс морза, бушап калган чүмечне тупсабашка бирде дә, Сөембикә янына килеп, аягына төште. М.Хәбибуллин. Чикерткәнең капчыгы бик тиз бушап кала. Ә.Еники. Ишегалды бөтенләй бушап калды. Ф.Хөсни. Бушап калган шәһәргә дошман гаскәрләре кереп тула. Татарстан тарихыннан хикәяләр Бушап китү Кинәт бушау. [Анастасиянең] --- аяк буыннары бушап китте, башы әйләнде. М.Хәбибуллин. Аның [Бүре Әскыйның] рәвешен күргәч үк, нервлар туарылып, бушап китә. М.Мәһдиев. Егетнең чиләк кырыен тоткан кулы бушап китте һәм түбән салынып төште. Ә.Гаффар. Чәмәт кинәт, баш миендәге бер шөребе бушап китеп, урындык өстенә ыргып менде ---. Х.Сарьян Бушап тору 1) Әлегә, бераз вакытка бушау. Бүгеннән башлап, бер-ике атна ул клиника ваемнарыннан бушап торачак. М.Маликова. Тугыз мәчетнең берсе дә бушап тормаган. К.Миңлебаев 2) Еш, әледән-әле бушау. Кешеләрнең кесәләре бушап тора, Кибетләрнең киштәләре бушап тора, Дәүләтләрнең казналары бушап тора – Тик тәхетләр генә бушап тормый. Г.Афзал Бушый бару Торган саен ныграк бушау Бушый төшү Бераз бушау. Чәй тәмамлангач, өстәл өсте шактый бушый төшкәч, кыз Фәргатьне, җай гына култыклап алып, озата чыкты ---. Ф.Бәйрәмова |