БУШАТУ ф. 1) Нәрсәнеңдер эчендәге яки өстендәге әйберләрне алу, буш калдыру. Шулай, айдан артык, дәрестән соң пристань буена төшеп, эш булган көннәрне ашлыктыр, бәрәңгедер бушатып, 4 5 сумга яшәп карады да, өйдән алып килгән ике капчык сохарие беткәч, «ярый, киләсе елга килермен әле» дип, укуын ташлап кайтып китте. Х.Сарьян. Вагоннар килеп җиткәч тә, бушатырга булышыгыз. Р.Ишморат

2) Нәрсәнеңдер эчендәге, өстендәге әйберләрне алып, икенче урынга кую. Эшләпәсендәге җиләкне аның алдына бушатты. Г.Гобәй. «Карачкы» --- онны асфальтта җыелып калган яңгыр суына бушатып (менә кызык), камыр баса башлый. Г.Гобәй

3) Тыгыз, тартылган хәлдән буш хәлгә китерү, иркенәйтү. Ир, дилбегәсен бушатып, кинәт кенә артына борылды да: – Минем өчен генә, Камышлы күлне ясар идеңме, Рабига? – диде. Н.Гыйматдинова

4) Торган, утырган һ.б.ш. урыннан китү, аны калдыру. --- аларга өч көн эчендә квартираны бушатырга тәкъдим итә ---. А.Шамов. – Абый, бушат, монысы – Минем урын бит, – диләр. – Ике урын биләгәч, Ал ике билет, – диләр. Н.Гайсин

5) сөйл. Эш урынын азат итү, эштән китү

6) сөйл. сир. Азат итү. Шәһәрне дошманнан бушату

7) күч. Тоту, сарыф итү, юкка чыгару. Дәүләтнең хәзинә сандыгын синдәй тиле юмартлар бушата. Н.Гыйматдинова

8) күч. Күңелендәге киеренкелекне киметү, сөйләп тынычлану, борчып торган уйлардан арыну. Күрше-күлән арасында, бер-берсенә кереп, хәл белешеп тору, хәбәр ишетеп, кайгы бушатып чыгу – безнең татар авылларында борын-борыннан килгән йола инде ул. М.Әмир. Гомәр энем, әйтәсеңне әйтеп бетердеңме? Эчеңдә җыелып калмасын, бушат, әйдә. И.Гази

9) күч. гади с. Берәүнең сүзләрен икенче кешегә сөйләү

10) күч. гади с. Эчү, ашау. Мич башында гел ымсындырып, чакырып торган мичкәдән янә бер чәркәне үзенә бушаткач, күңеленә тагын талымсыз рәхәтлек белән бергә кыюлык иңә. Т.Галиуллин

Бушата бару Аз-азлап, акрынлап бушату. --- баштук каты итеп тоткан сүз тезгенен акрынлап-акрынлап бушата барырга уйлады ул. С.Поварисов

Бушата башлау Бушатырга тотыну. Бер яшь кыз белән бер егет, көлешә-көлешә, машинадан капчык бушата башладылар. Г.Сабитов

Бушата килү Акрынлап, дәвамлы рәвештә бушату. Яңгыравык исемнәр, буш, соры әсәрләрдән, бәхетебезгә, гөмбәзне бушата киләләр. Т.Галиуллин

Бушата тору Бер-бер артлы бушату. Хәйдәр мулла, авыр сулап, чәйне чынаяк артыннан чынаяклап бушата торды. С.Рафиков

Бушата төшү Бераз бушату. Кулыңдагы кош баласын күз алдына китер: кысып тотсаң – зәгыйфьләнәчәк, бушата төшсәң – очып китәчәк бит. Р.Низамиев. Айгырның дилбегәсен, бушата төшеп, кузлага бәйләп куялар да Чынлы юлы белән иң алдан җибәрәләр. К.Миңлебаев

Бушатып алу Кыска вакытка, бераз бушату. Ул, оныгы Фарукның яшьрәк чагын сөйләп, күңелен дә бушатып алды. М.Шаһимәрдәнов

Бушатып бетерү Тулысынча бушату. Бокалларны тырышып бушата торгач, минем иптәшләр бутылкаларны да бушатып бетерделәр. Ф.Әмирхан

Бушатып җибәрү Тиз арада яки кинәт бушату. Гаделнең күңел бауларын бушатып җибәрердәй нәрсә бар соң? Г.Гыйльман

Бушатып йөрү 1) Әле, хәзерге вакытта бушату; бик еш бушату. Гыйлем үзе пристаньнарда йөк бушатып йөргән. И.Салахов

2) Бушату белән шөгыльләнү. Рувим Израилевичы да – ни күреп, ни чакыртып сүз катмады. Ректорга бушатып йөриме әллә юкса?.. Х.Сарьян

Бушатып кую Бушаган хәлгә китерү. Соңгысының иминлегенә бушатып куйыйк, егетләр! Т.Галиуллин

Бушатып ташлау Тиз арада бушату. Култыгындагы әйберләрне сәке өстенә бушатып ташлады. М.Гафури. Үзе белән әле генә танышкан бу ханымның шулай тиз арада эчен бушатып ташлавына Билал гаҗәпләнеп куйды. М.Вәли-Барҗылы

Бушатып тору 1) Әле, хәзер бушату

2) Әледән-әле, еш бушату

Бушатып чыгу Башыннан ахырына кадәр барысын да бушату. Баржаны бушатып чыгу өчен, бер көн генә җитми

Бушатып яту Әле, хәзер, сөйләү моментында бушату. Хурлыгаян, казаннан аш бушатып яткан җиреннән, ишек катына күз салды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә