БУШАНУ ф. 1. 1) Эштән арыну, эш кимү, иркенәю, бушау. Мәрьям кунак сыйлаудан бушанды. М.Гафури 2) Арынып калу, котылу. Тукал эчендәге авыр хәсрәтеннән гүя бераз бушанды… Г.Ибраһимов 3) Киеренкелек кимү, бетү. Бер бушану кирәк була Хәтта иң-иң көчле иргә. Ф.Яруллин. Еласам, бераз бушаныр идем инде. М.Юныс 4) эвф. Табигый ихтыяҗны үтәү, йомышлау 5) махс. Электр корылмаларыннан арыну 2. и. мәгъ. Заряды алыну, заряды бетү процессы. Эльм утлары атмосферада электрның тыныч бушануы аркасында хасил булалар. М.Зиннәтов. Газдагы бушану читтән тәэсир итүче ионизатордан башка да булырга мөмкин. Физика Бушана бару Акрынлап бушану. Чөнки, эчкән саен, акылын, җанын буып торган тышаулардан үзен бушана барган шикелле тойды. Ә.Еники Бушана төшү Бераз бушану. Казарма эче кешеләрдән бушана төште. И.Туктар Бушанып алу Тиз арада, кыска вакытка бушану. Безнең халык та, кайгыңны үз эчеңдә генә саклап, үзеңне бетермә, кайгыңны кешеләргә сөйләп, эчеңне бушат, уртаклаш, булмаса, елап бушанып ал, дип киңәш итә ләбаса. Г.Хөсәенов Бушанып бетү Тулысынча бушану. Вакыт күпме узгандыр, илаһи рәхәтлек бушанып бетте. Р.Батулла. Рим кебек зур шәһәрләр бөтенләй үк бушанып бетә алмый, әлбәттә. Р.Фәйзуллин Бушанып калу Бөтенләй, тулысынча бушану. Кешене тыңлаудан бигрәк, үзең сөйләп, бушанып калырга ашыгасың. Ш.Галиев. Сөйләшеп утырырлар, күңелләре бушанып калыр. М.Кәбиров Бушанып китү Бераз бушану; билгеле бер вакыттан, сәбәптән соң бушану. Нәфрәт җыймагыз авылга, Җәфалар күрсәткән булса да. Бушанып китәрсез, кайтыгыз, Эшегез тезелеп торса да. Хәтердән җуймагыз авылны, Туганнар калмаган булса да. М.Әхмәтҗанов Бушанып тору Бераз ара, вакытлыча бушану. Йөрәк шикелле мускулга да ял кирәк. Ул да, эшләгәндә, бераз тартылып, бераз бушанып торырга тиеш. Г.Хөсәенов |