БУШ с. 1. 1) Бернәрсә дә салынмаган, урнаштырылмаган. Шул арада, буш чиләк төбенә борчаклар салган төсле тавыш ишетелде. Ш.Камал. Эче буш, телләре, саннары ялтыравыклы кәгазьгә буяп кына ясалган, юри сәгатьләр иде ул. Р.Батулла. Җиленнәре бөрмәле буш янчык шикелле җыерылып, кечерәеп калган. Ә.Еники. Аннан соң --- буш шүреләрне алып, алар урынына җепле шүреләр куеп, Әсма белән бергәләп утырды. М.Гафури // Өстенә бернәрсә дә куелмаган. Ә хәзерге кебек яңгырлы көннәрдә, баргач та, еш кына, буш арба белән кайтырга туры килә. А.Шамов. Тәрәзә артында, катып, тәмам бозлавыкланган кантарлы юлдан, буш арбаны яман доңгырдатып, бер атлы узды. М.Хәсәнов 2) Һичкем алмаган, биләмәгән. – Менә монда буш урыннар бар, – дип, ул алгы рәттәге буш урыннарга төртеп күрсәтте. А.Шамов. Газиз керә, буш урынга – Сәхипҗамал янына барып утыра. А.Әхмәт 3) Һичкем билгеләнмәгән, берәүнеке дә булмаган; вакант. Ул Бохарадан яшел чапан киеп, зур чалма чалып кайтса да, --- якын арада гына зур калаларда буш мәхәллә барлыгы күренмәде. Г.Ибраһимов 4) Торучысы, караучысы булмаган, кеше яшәми, йөрми торган (йорт, юл турында). Тын, буш юл. Ә.Еники. Буш өй сакларга калдырып, әнкәңне бичура ясамакчы буласыңмыни!.. Казан утлары 5) Шәрә, шыр. --- көзге кояш, буш кырлар өстеннән, авылны читләтеп кенә узып бара иде. Ә.Еники. Аның күз алдында – Казанка буендагы шикелле буш кыр. А.Шамов 6) Сусыз (кое һ.б.ш. турында). Бер тамчы да суы юк. Буш кое ул. Казан утлары 7) Итсез, кысыр (аш турында). --- коры аш, буш аш, кысыр аш, итсез, катыклы, бәрәңгеле шулпа ишеләр. Н.Исәнбәт 8) Куыш. Буш эчле агач 9) Корылмаган, ядрәләре булмаган. Пулемёт тынды, Ленталар буш. Ф.Кәрим. Ә буш гильзаларны эретәләр... Ә.Гаффар 10) Шушы вакытта файдалануда булмаган (транспорт, корал һ.б.ш. турында). Буш машиналарыгыз бер сәгатьтән медсанбатта булсын! Ш.Маннур 11) Ял вакытына караган, эшкә дип билгеләнмәгән. Каравылчының көндезләрен буш вакыты күп. Г.Галиев. Бер буш кичемне мин сиңа багышладым. М.Җәлил. Кыргызстанда ветврач булган бу кешенең [Рушатовның] сәнгать өлкәсендәге барлык мәгълүматы буш чакларында мандолина чирткәләүдән генә гыйбарәт иде. Ш.Маннур 12) Ирекле, беркетелмәгән, бәйләнмәгән, хәрәкәте чикләнмәгән. Һавалардан очкан ике кош: Берсе дә генә бәйле, берсе буш. Җыр 13) Тартып, кысып тормый торган, бераз зуррак, киңрәк, иркен; киресе: тыгыз. Озын мыеклы абзый баскыч буйлап ашыкмыйча гына төшә, аның буш галошы --- бөтен өйалдын яңгырата. А.Шамов 14) Тиешенчә тартылмаган, җитәрлек дәрәҗәдә борылмаган, салынып торган, сүлпән. Печән олавы өстендәге буш бастырыкны тарттырып бәйләп куйды 15) Орлыксыз, төшсез, өлгермәгән. Бу дөньяны аңлап кара, кагыйдәсен кем белгән: буш башаклар үрә баскан, тук башаклар иелгән ---. М.Галиев 16) Тулы түгел, җитешсез. Табынның уртасында күзләрне кызыктырып утырган аракы шешәләренә шулкадәр ияләшелгән, ризык белән тулы табын беренче карашка буш кебек күренә, мәҗлес күңелсез үтәр, эчпошыргыч булыр сыман тоела. Т.Миңнуллин 17) Җиһазлары булмаган . Директор, аннан соң да әле, яртылаш буш, буяулы идәнен тузан баскан шыксыз квартира буйлап, ишекләрне шак-шок ябып, нидер исбатламакчы булып йөрде-йөрде дә дачага китеп барды. А.Толстой 18) махс. Файдалы эшкә тотылмаган, файдалы эш коэффициенты булмаган. --- агрегат йөрүне кишәрлекнең бер кырыеннан башлый һәм, аның тар башына җиткәч, уңга борыла, урмыйча гына аны узгач, икенче ягыннан, урып, кире бара. Шулай итеп, ул кишәрлекнең баш-башларында гел буш йөреш ясый. Урып җыю машиналары 19) махс. Әһәмиятле казылмалары булмаган (җир катламы турында ). Буш катлам 20) хим. Кушылмага кермәгән. Буш атом 21) хим. Билгеле бер шартларда практик әһәмияте булмаган. Буш токым 22) Түләүсез. Буш концерт 23) Рухи ихтыяҗлары, дәрт, омтылышлары булмаган. Күңел буш, йөрәк тын – анда үлем тынлыгы. Г.Ибраһимов. Аның күңеле һаман да буш һәм шыксыз, анда дала җиле кебек ачулы тынгысызлык кына каңгырып йөри иде. Г.Бәширов 24) Әһәмиятсез, мәгънәсез. Ну, егетләр, буш сүзләрне куегыз. Ш.Камал. Буш сүз генә түгел инде бу. Г.Бәширов . Барча фәлсәфәләр – буш сүз, Кеше кадерсез булса… Г.Афзал 25) Чынбарлык белән бәйләнеше булмаган. Буш сылтау гына ул. Ш.Камал. Ибраһим, кулын селтәп, Фәһим сүзләрен юкка чыгара барды: – Буш хәбәр! Г.Бәширов 26) Тормышка ашмастай. – Буш хыялга бирелмәгез, – диде ул [хирург]. Ш.Маннур. Әллә буш өмет микән? Ә.Ерикәй 27) күч. Булдыксыз, сәләтсез. Ул үзен мәгънәсез, буш бер кешегә генә түгел, хәтта суы агызылган балчык кувшинга тиңли башлады. Ф.Латыйфи 2. рәв. мәгъ. 1) Вакытны биләмичә, эштән азат булып. Буш йөрү 2) Мәгънәсез, булдыксыз, сәләтсез. Мондый камил килеш-килбәтле кеше буш булмаска тиеш. Ә.Еники 3) Арзан бәягә. Алар, кыш буе, итне буш диярлек ашап чыгалар. Ә.Еники 4) Көч куймыйча. Буш табылмый дөньяда бернәрсә дә, Ал тимерне, бәр тагын бер мәртәбә. Н.Исәнбәт ◊ Буш баш Уйсыз, фикерсез, надан кеше. И карчык, буш башлар күк, син дә инде һаман киленне кыерсытасың. А.Әхмәт. Буш бугаз Корыга мактанып, күп сөйләп йөрүче, әмма надан кеше. Халык арасында аның турында: «төпле егет», «дөнья күргән егет», «буш бугаз түгел», «сүзен җилгә очырмас» --- кебек сүзләр дә йөри башлады. Ә.Еники. Буш гөбе к. буш баш. Бу шаталак Альберт алай ук буш гөбе түгел икән. Р.Батулла. Буш итмәү (калдырмау, куймау) Бурычлы булып калмау. [Сафи:] Ә, алайса, мин дә сезнең белән барам, минем акчам табылмас микән шунда, гаспадин исправник? Буш итмәс идек. К.Мотыгый. Булышсаң, буш итмәм. Э.Касыймов. Аның чыгар чишмәсе бик иркен: дәүләткә дә полный итеп биреп була, безне дә буш итмәскә була. Ә.Еники. Буш кул белән 1) Бернәрсәсез; бүләксез. Буш кул белән килмәгән ул тәти егет. Г.Бәширов. Аны буш кул белән җибәрергә ярыймы? Г.Ибраһимов. Берсе дә буш кул белән килми, керә-керешкә, бүләген суза. Н.Әхмәдиев; 2) Табышсыз. [Аудан] Әлбәттә, буш кул белән кайткан чаклар да булгалый иде. Г.Әпсәләмов. Буш куык 1) Мактанырга яратучы, булдыксыз кеше. Кычкырган адәм – буш куык, Мыштым адәмнән син курык. Ә.Синугыл-Куганаклы. Ишеткәнең бармы шундый бер буш куык турында? Г.Бәширов. Син бит – яман рәссам, дан-шөһрәт өчен генә сәнгать тирәсенә елышкан ялган рәссам, буш куык! Н.Гыйматдинова; 2) Чынбарлыкка туры килмәгән нәрсә. Ир белән хатын арасын ныгытып килгән татлы уйлар ялган, буш куык булып чыкты. А.Гыйләҗев. Буш куык очыру (ату) Юкны бар дип сөйләү. Күрмәде гами аны, ул буш куыклар атмагач. Г.Тукай. Бушны бушка аудару (бушату) Эшсез йөрү. Телевизор белән тулган Бик күпләрдә буш вакыт... Кемнәрдер әле үткәргән бушны бушка бушатып. Ш.Галиев. Буш урын Әһәмиятсез, дәрәҗәсез кеше; беркем дә түгел. Хәзер Ләйлә аны күрми, Фәһим – аның өчен буш урын. Г.Бәширов |